Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Янгында зыян күргән райондашларга ярдәм кирәк

Янгын Яковлево авылында булды.

8 июньдә янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең элемтә пультына Яковлево авылында янгын чыгу турында хәбәр кабул ителә. Бу хакта Алабуга районының күзәтчелек эшчәнлеге бүлегендә хәбәр иттеләр.
Беренче бүлекчәләр килеп җиткәндә, ишегалды корылмалары янган. Йортлар тыгыз урнашканга, ут 2 фатирлы торак йортның түбәсенә күчкән. Янгын нәтиҗәсендә ишегалды корылмалары, торак йортның түбәсе янып беткән, шулай ук фатирларның берсенә зыян килгән, икенчесен янгын сүндерүчеләр саклап калган.
Янгынның сәбәбе — белә торып зыян салу. Һәлак булучылар юк, әмма зыян күргән Карповлар һәм Ивановлар гаиләләренә матди ярдәм кирәк.
Әйдәгез, кулыбыздан килгәнчә ярдәм күрсәтик! Акчалата, әйберләтә — кем ничек булыша ала. «Тамчыдан күл җыела», диләр. Кеше кайгысына битараф калмыйча, мөмкинлектән чыгып ярдәм итсәк иде.
Ярдәм күрсәтергә теләүчеләр акчаны Сбербанк картасына күчерә ала. Банк картасы телефон номерына бәйле:
Карпова Ф. Ф.: +7(927) 453-54-51; карта номеры: 2202 2002 6361 4339.
Иванова А. С.: +7(927) 438-40-24; карта номеры: 2202 2017 4374 7293.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев