Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яр Чаллы хастаханәсендә коронавирус инфекциясеннән алабугалы вафат булган

25 апрельдә аны ИВЛ-аппаратына тоташтырган булганнар.

Яр Чаллы хастаханәсендә коронавирус инфекциясеннән алабугалы вафат булган. 1953 елгы ир-атның 30 апрельдә Чаллы хастаханәсендә йөрәге тибүдән туктаган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

21 апрельдән пациент Чаллының 2нче шәһәр хастаханәсе стационарында дәваланган, 25 апрельдә аны үпкәләрне ясалма җилләтү – ИВЛ-аппаратына тоташтырганнар.

Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе һәм авыр формадагы ике яклы вирус пневмониясе пациентның үлеменә китергән. Аның шулай ук хроник авырулары да булган, диагноз экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә расланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев