Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яр Чаллы хастаханәсендә коронавирус инфекциясеннән тагын бер алабугалы вафат булган

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 90 яңа очрагы расланган.

9 майда 1950нче елда туган алабугалы вафат булган. 13 апрельдә ул Тукай үзәк район хасханәсенәнә салынган, 30 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең 2нче шәһәр хастаханәсенә күчерелгән. Аңарда катлауланган ике яклы полисегментар пневмония һәм Covid-19 коронавирус инфекциясенең авыр формасы була. 30 апрельдән ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылган булган. Медицина хезмәткәрләре сүзләренчә, вафат булган кешедә хроник авыруларның авыр формалары күзәтелгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 90 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

33 кеше хастаханәләргә озатылган, 57 кеше өйдә дәвалана, аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы.

Ачыкланган очракларның 88е авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр – 0, 18дән 30 яшькә кадәр – 11 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр – 40 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр – 14 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр – 16 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр – 8, һәм 80нән 90 яшькә кадәр – 1 очрак.

Covid-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлардан: Казан – 39, Яр Чаллы – 18; Апас, Түбән Кама, Чүпрәле районнарында – бишәр, Биектау һәм Лаеш районнарында – 4шәр очрак теркәлгән. Буа һәм Питрәсч районнарында икешәр, Югары Ослан, Яшел Үзән, Мөслим, Саба, Теләче, Ютазы районнарында 1шәр очрак ачыкланган.

11 майга Татарстанда барлыгы 1761 очрак расланган.

Фото: pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев