Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яр Чаллы күперендә транспорт хәрәкәте 4 сентябрьдә торгызылачак

Ремонт эшләре 27 августта башланган иде.

Яр Чаллының Түбән Кама ГЭСы күперендә транспорт хәрәкәте 4 сентябрьдә иртәнге 7дә тулысынча торгызылачак. Бу хакта бүген оператив штабта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте.

«Барлык техник һәм технологик операцияләр проект режимында башкарылачак. 3 сентябрьдә бетон ныгыганнан соң җөй яны зонасы асфальтланачак. Инновацион материаллар куллану исәбенә күперне ремонтлау срогы бер атнага кыскартылды», — диде Хәнифов.

Министр шулай ук заказ бирүчедән икенче тапкыр «планлаштырыла торган эшләр турында алдан кисәтеп, ремонт эшләрен, хәрәкәтне төнлә генә яба торган итеп оештырырга» дип киңәш бирде. 

Транспорт министрлыгы башлыгы автомобильчеләрне хәрәкәт аеруча тыгыз сәгатьләрдә ремонтлана торган участоклар буенча хәрәкәтне чикләргә һәм уртак файдаланудагы альтернатив юлларны файдаланырга чакырды.

Оператив штабта күпернең түбән өлешенең 27нче терәгендә аварияле деформация җөйләрен планлы алыштыру барышы турында фикер алыштылар.
Ремонт эшләре 27 августта башланды. Җөйнең озынлыгы — 8,5 метр, биеклеге — 30 см.

Җөй конструкциясен монтажлаганда махсус югары технологияле катнашма кулланылган. Катнашма җәйгәннән соң өч тәүлек эчендә ныгый. Әлеге деформация җөе Россиядә җитештерелгән. Хезмәт итү срогы — 25 елга кадәр. 

Эшләрнең төп күләме күпернең аскы өлешенә туры килгән. Биредә эшчеләр дүрт балканы ныгытканнар, авария хәлендәге җөйне сүткәннәр, яңа деформацион җөйне монтажлаганнар.

Моннан тыш, күперне көзге-кышкы чорда эксплуатацияләүгә әзерләгәндә юлчылар 683 кв. метр мәйданда чокырларны ямау эшләрен башкарган.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев