Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яраклылык вакыты чыккан машина йөртү таныклыклары җәй уртасына кадәр гамәлдә булачак

РФ Президенты үзенең указы белән гамәлдә булу вакыты чыккан яки чыга торган мөһим документларның гамәлдә булу вакытын озайтты.

РФ Президенты үзенең указы белән гамәлдә булу вакыты чыккан яки чыга торган мөһим документларның гамәлдә булу вакытын озайтты. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Шулай итеп, агымдагы елның 1 февраленнән 15 июленә кадәр гамәлдә булу вакыты чыккан машина йөртү таныклыклары, өстәмә белешмәләр һәм документларсыз, автомат рәвештә озайтылды.

Мондый чара кешеләр, инстанцияләргә йөрмәсен, коронавирус инфекциясе йоктырмасын өчен кабул ителде.

Шуңа да карамастан, Дәүләт автоинспекциясе машина йөртү таныклыкларын алмаштыруны, шулай ук транспорт чараларын теркәүне дәвам итәчәк, ләкин дәүләт хезмәтләренә алдан язылып кую һәм коронавирус инфекциясе таралудан яклауга юнәлтелгән чараларны тулысынча үтәү таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев