Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ярдәмгә интернет килә

Өйләнешергә теләүче Алабуга парларының 80 проценты интернет аша теркәлә.

ЗАГСның электрон хезмәтләре яшьләр арасында киң кулланыш тапты. Озакламый интернет аша өйләнешергә генә түгел, аерылышырга да мөмкин булачак.

ТР министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе коллегиясендә Алабуга районы ЗАГСы электрон хезмәтләрне популярлаштыруга керткән өлеше өчен билгеләп үтелде. Бүген алабугалылар интернет аша никахны теркәү вакытын һәм урынын билгели, гариза бирә һәм дәүләт пошлинасын түли ала.

Сервис ТР хакимиятенең "ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр" мәгълүмат порталы аша (uslugi.tatar.ru) эшли.

Әгәр узган елның гыйнварында әлеге хезмәттән булачак яшь гаиләләрнең 4,2 проценты файдаланган булса, быелның февралендә бу сан 80 процент булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев