Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яшь алабугалы РФ Президенты премиясе лауреаты булды

Быел Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреатларының гомуми саны 177 кешегә җитте.

Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында өстенлекле милли "Мәгариф" проекты кысаларында Татарстан Республикасының сәләтле яшьләрен бүләкләү тантанасы булды. Быел Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреатларының гомуми саны 177 кешегә җитте.
Премияләр биш номинация буенча бүленде:
• социаль әһәмияткә ия булуы һәм җәмәгать эшчәнлеге буенча;
• фәнни-техник иҗат, уку-тикшеренү эшчәнлеге буенча;
• һөнәри осталык буенча;
• сәнгатый иҗат буенча;
• һәвәскәрләр спорты буенча.
Бүләкләнүчеләр арасында Алабуганың 10нчы санлы урта мәктәбе укучысы, республиканың XIX "Яшь программачысы» конкурсы дипломанты Денис Шелестов та бар. Сүз җаенда әйткәндә, Денис бу мәктәптән өстенлекле милли "Мәгариф" проекты кысаларында РФ Президенты премиясен алучы икенче лауреат булды. Ә мөгаллимә, мәгълүмат һәм ИКТ укытучысы Елена Попырина нәтиҗәле хезмәте һәм лауреат әзерләве өчен ТР мәгариф министры Энгель Фәттаховтан рәхмәт хаты алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев