Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яшь алабугалылар балалар өчен ышаныч телефонына мөрәҗәгать итә ала

Мөрәҗәгатьләр бердәм Гомумроссия телефоны 8-800-2000-122 буенча тәүлек әйләнәсендә кабул ителә.

Үзизоляция режимы вакытында Татарстанда ТР Яшьләр министрлыгы оештырган балалар ышаныч телефоны эшен дәвам итә.

Мөрәҗәгатьләр бердәм Гомумроссия телефоны 8-800-2000-122 буенча тәүлек әйләнәсендә кабул ителә.

Психологик хезмәт булышлыгы белгечләре сүзләре буенча, бу көннәрдә ышаныч телефоннарына балалар һәм үсмерләрнең мөрәҗәгать итү саны якынча 20 процентка арткан.

"Үзоизоляциянең кертелгән режимы – безнең өчен күнегелмәгән шартлар, әмма барыбыз да аның белән килешергә мәҗбүрбез. Күпләр стресс кичерә. Болар барысы да гаилә мөнәсәбәтләрендә дә, үз-үзең белән мөнәсәбәттә дә җитди киеренкелек китереп чыгарырга мөмкин, – ди ТР Яшьләр эше буенча министр Дамир Фәттахов. – Без балаларны һәм үсмерләрне, яшь кешеләрне үз тойгылары, биргәк тә тискәре кичерешләре белән психология өлкәсендәге белгечләр белән бүлешергә  чакырабыз. Ышаныч телефоннарына мөрәҗәгать итегез, бу төр хезмәт бушлай һәм аноним рәвештә”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев