Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яшь алабугалыларга җәйге лагерьларда шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк

Җәйге сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, шулай ук лагерь тирәсен һәм бүлмәләрен чиста тотуда актив катнашырга тиеш.

Җәйге сәламәтләндерү лагеренда шәхси гигиенаның төп кагыйдәләрен саклау өчен:
- кискен эчәк авыруларын һәм йогышлы тире авыруларын кисәтү максатында, кулларны еш һәм җентекләп юарга;
- тәнне чиста тотарга. Юыну чараларын кулланып, көн саен душ керергә (су температурасы — 35-37◦ С). Көн саен йоклар алдыннан битне, кулларны һәм аякларны юарга, иртәләрен юынгач, бөтен тәнне юеш сөлге белән сөртергә;
- шәхси гигиена өчен үз әйберләреңнән генә файдаланырга. Һәркемгә үз тарагын, кайчысын, теш щеткасын булдырырга;
- чәчне чиста тотарга, ешрак тарарга;
- аеруча авыз куышлыгын тикшереп торырга. Даими рәвештә иртән торуга һәм кич йоклар алдыннан тешләрне эчке һәм тышкы яктан теш пастасы белән чистартырга. Ашаганнан соң авызны яхшылап чайкатырга кирәк.
Җәйге сәламәтләндерү лагеренда җәмәгать гигиенасын саклау өчен:
- бүлмәләрне көн саен җыештыру;
- йокы бүлмәсен һәм башка бүлмәләрне еш җилләтү, аларны чиста тоту;
- яшелчә һәм җиләк-җимешләрне ашар алдыннан юу;
- коллективта гигиена һәм әдәп кагыйдәләрен саклау. Җәмәгать урыннарында йөткергәндә яисә төчкергәндә авыз-борынны кулъяулык белән каплау мөһим.
Алабуга үзәк район хастаханәсенең медицина-профилактика бүлмәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев