Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яшь авыл эшмәкәрләре “Россиянең яшь эшмәкәре 2020” конкурсында катнаша ала

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшь авыл эшмәкәрләре “Россиянең яшь эшмәкәре 2020” Бөтенроссия конкурсында катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен molpred-116.ru сайтында теркәлергә, анкета тутырырга һәм аны molpred2020rt@mail.ru электрон адресы буенча җибәрергә кирәк. Гаризалар кабул итүнең соңгы көне – 28 август. Катнашу өчен түбәндәге 8 номинациянең теләсә кайсын сайларга мөмкин: “Интернет-эшмәкәрлек”, “Авыл хуҗалыгы эшмәкәрлеге”, “Франчайзинг”, “Социаль эшмәкәрлек”, “Җитештерү”, “Инновацион эшкуарлык”, “Сәүдә” һәм “Хезмәт күрсәтү өлкәсе”.
Региональ этап финалы бу елның 1 сентябрендә узачак. Җиңүчеләргә бизнесны үстерү өчен 15 мең, 25 мең һәм 50 мең сум күләмендә сертификатлар тапшырылачак. Иң яхшы эшмәкрләр федераль этапта катнаша һәм Татарстанны Россия дәрәҗәсендә тәкъдим итә ала. Бөтенроссия бәйгесенең финалы Уфада узачак.

Исегезгә төшерәбез, “Россиянең яшь эшмәкәре 2020  конкурсы ике этапта – төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә уза.

Региональ этап Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды һәм “Эшмәкәрлек фабрикасы” проекты ярдәмендә үткәрелә. Бәйге “Эшмәкәрлекне популярлаштыру” милли проекты кысаларында оештырыла. Конкурсны оештыручы буларак Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм “Россия яшьләр эшмәкәрлегенә ярдәм итү үзәге” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе чыгыш ясый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев