Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Язгы өмәләр башланды

Шәһәр һәм районда территорияне җыештыру буенча ике айлык игълан ителде.

Оешма, предприятие һәм уку йортларына беркетелгән территорияләрдән тыш, сквер, парк, урман посадкаларын, ерымнарны һәм чәчәк газоннарын чистартырга, балалар мәйданчыкларын яңартырга һәм ремонтларга кирәк.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов әйтүенчә, ике айлык кысаларында "Радужный" поселогы периметры буенча, ипподром тирәсендә, Әйләнеч шоссе янында агач һәм куаклар утыртылачак. Хезмәтләндерүче оешма белән идарәче компания микрорайоннардагы агачларны утыртачак. Алабугалылар да бу эштән читтә калмаска тиеш. Шәһәрне яшелләндерү эшләре 14 апрельдә башланып, 1 майга кадәр тәмамланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев