Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Язучылар берлегендә Фирдәвес Хуҗинның иҗат кичәсе үтте

Татарстан Язучылар берлеге бинасында 9 нчы октябрь көнне язучы, җәмәгать эшлеклесе Фирдәвес Хуҗинның "Милләтемнең гаме - яшәвемнең яме" дип исемләнгән иҗат кичәсе булды.

Чара язучының Татарстан китап нәшрияты тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераны, чыгышы белән Апас районы Түбән Барыш авылыннан булган Габделхак Хәлиловның (ерак араларга очучы бомбардировщикның укчы радисты) сугышта катнашу вакыты турында язылган документаль әсәре - "Күкләр шаһит"китабы бастырып чыгарылуы уңаеннан оештырылды. Җыентыкта язучының "Истәлекле көн", "Бер уч туфрак", "Соңгы гамәл", "Медаль" һәм башка хикәяләре дә урын алган.

Тукай клубының күркәм залына Фирдәвес әфәнденең иҗатын яхшы белгән Язучылары берлеге әгъзалары: Фоат Галимуллин, Рафис Корбан, Ркаил Зәйдулла, Рәмис Әймәт, Данил Салихов, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Рәфкать Кәрами, Рафис Юныс, Флера Тарханова, Нәҗибә Сафина, Фарсель Зиатдинов, Мөдәррис Вәлиев, Алабугадан шагыйрә Гөлзада апа Әхтәмова, курайчы һәм җырчы Тәлгать Зарипов, Фирдәвес әфәнденең якын туганнары, дуслары, Габделхак Хәлиловның балалары килгән иде.

Кичәне Галиәскәр Камал театры артистлары Резеда Сәләхова белән Артём Пискунов алып барды. Алар Фирдәвес әфәнденең тормыш юлы белән таныштырып, язучының үзенчәлекле шәхес булуына басым ясады. Татарстан Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлеге җитәкчесе Фирдәвес Хуҗинга Рәхмәт хаты тапшырды. Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов язучыны уңышлары белән котлады. Үзебезнең җирле шагыйрәбез, Язучылар берлеге әгъзасы Гөлзада апа язучыга багышлап язган шигырен укыды, Тәлгать Зарипов курайда уйнап, "Тәфтиләүне" сузып җырлаганда, Тукай клубына моң таралды, кичәдә катнашучылар "Бар ул безнең халыкта моң! - дип сокланып, горурланып тыңлап утырды. Шулай ук Фирдәвес әфәнденең бертуган сеңлесе Гөлфәния җырлаганда, тамашачыларның күзләренә яшь килде. Кичәдә Казан театр училищасы студентлары язучының "Декларация" әсәрен сәхнәләштерделәр.

Ә без бертуганнар - Гүзәл апа, Зөфәр абый, Хаҗәр апа һәм мин - әткәебез Хәлилов Габделхакның кулъязмаларын китап итеп дөньяга чыгарган өчен Фирдәвес әфәндегә, шулай ук Язучылар берлегенә, кичәне оештыручыларга чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткердек.

Тормыш никадәр катлаулы булса да, кеше үз язмышына үзе, бары тик үзе генә хуҗа була ала. Яшәеше, эш-гамәле белән үзенең исемен акларга, гомер елларын барлаганда, тирән горурлык хисе тоярга тиеш ул! Фирдәвес Хуҗин үзе дә һәм аның төп геройлары да нәкъ менә шундый шәхесләр булуына тагын бер мәртәбә инандык.

Гөлфия ИБРАҺИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев