Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

"Язылу бүләк ит"

“Новая Кама” һәм “Алабуга нуры”газеталары редакциясендә “Язылу бүләк ит”хәйрия акциясе бара.

Теләге булган һәр кеше, 2020 елның беренче яртыеллыгына район газеталарына яздыру рәвешендә күп балалы яисә аз керемле гаиләгә, ялгыз күршегә яки таныш ветеранга яңа ел бүләге ясый ала. Танайка авылы Ветераннар Советы вәкилләре Анна Илья кызы Шумилова һәм Татьяна Владимир кызы Кельш “Язылу бүләк ит” хәйрия акциясенә кушылды һәм “Алабуга нуры” газетасына язылды.

– Әлбәттә, бүгенге көндә интернет һәм телевидение киң кулланылыш алды, әмма өлкән яшьтәге кешеләр шулай да газета-журналларга өстенлек бирә. Алар шәһәр һәм район тормышы турында кызыксынып укый, шуңа күрә без дә авылыбыздагы тыл хезмәтчәне – Фатыйма Нәбиулла кызы Гиниатуллинага шундый бүләк ясарга булдык, өстәвенә, ул үзе гомер буе хат ташучы булып эшләгән кеше, газетага яздырубызга бик сөенде, – дип белдерде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев