Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Язылу декадасы бара

2020 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе кысаларында 2 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр “Язылу декадасы” узачак.

Бу көннәрдә генә “Новая Кама” һәм “Алабуга нуры” район газеталарына ташлама белән язылырга мөмкин булачак. Декада көннәрендә “Новая Кама”ны өйгә китерерлек итеп почта бүлекләреннән яздыру 685,68 сум (786 сум урынына) торачак, “Алабуга нуры”ның бәясе 644,34 сум (738 сум урынына). “Новая кама”ны да, “Алабуга нуры”н да редакциядән, Мәдәният йортыннан яисә Үзәк китапханәдән алышлы итеп яздыру 400 сум тәшкил итә.

Газеталарга бу җомгада, 6 декабрьдә, Үзәк китапханәнең уку залында 9-12 сәгатьләрдә, шулай ук Мәдәният йортында 13 сәгать 30 минуттан 15 сәгатькә кадәр язылып була. Моннан тыш, безнең газеталарга редакциядә дә язылырга мөмкин.

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев