Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Ышаныч”ка ышанырга була

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова "Ышаныч" халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең яңа бинасын тантаналы ачуда катнашты.

Бәйрәмдә шулай ук мәртәбәле кунаклар - район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Тәҗетдинова да бар иде.

Татьяна Ларионова үзенең чыгышында, шәһәрдә социаль характердагы сорауларның тиз хәл ителүе район башлыгы Геннадий Емельянов аркасында икәнлеген әйтеп узды һәм "Ышаныч" үзәгенең яңа бинасы ачылу - моның ачык мисалы.

"Ышаныч" үзәге хәзер Городищенская урамы, 4 нче йорт адресы буенча урнашкан. Элекке агач бина белән чагыштырганда, биредә барлык уңайлыклар да тудырылган.

- Иске бина санитар, янгын куркынычсызлыгы нормаларына туры килми иде. Хәзер без яңа матур бинада эшлибез, - ди үзәк директоры Илизә Чернышева.

Сүз уңаеннан, бүген "Ышаныч"та халык белән эшләү өчен яңа бүлекләр бар. Мәсәлән, балалы гаиләләр өчен социаль жайлашу бүлмәсе. Үзәктә мөмкинлекләре чикле кешеләргә дә уңайлыклар тудырылган.

Яңа бинада үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә иң яхшы социаль хезмәткәрләрне бүләкләделәр. "РТ социаль яклау отличнигы" күкрәк билгесен "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында эшләүче шәфкать туташы Светлана Ибраһимовага тапшырдылар. Бу көнне шулай ук социаль хезмәткәрләргә социаль яклау Министрлыгы һәм Алабуга районы башлыгының мактаулы грамоталары өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев