Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Йолдызлар Балыкларга хәләл җефетләре белән уртак тел табарга, ә Чаяннарга сүзләрен үлчәп сөйләшергә киңәш итә (2 – 8 декабрь)

КУЧ­КАР. Атна мәхәббәт хисләре өчен кулай. Күңел ачу чараларында катнашырга тырышыгыз. Кешеләр тирәсендә булудан курыкмагыз.

ҮГЕЗ­БО­ЗАУ. Атна күңелле вакыйгаларга бай булачак. Көнләшү хисенә бирелү күңелсезлекләргә генә алып килә ала. Авыррак вакыт, сабыр итәргә кирәк.

ИГЕ­ЗӘК­ЛӘР. Хәләл җефетегез белән ике арада аңлашылмаучанлык килеп чыгу куркынычы бар. Яңа танышлар табу өчен кулай вакыт түгел.

КЫС­ЛА. Финанс проблемалары башка уйларны икенче планга куя. Күп эшләргә, торак мәсьәләсен хәл итү белән шөгыльләнергә туры килә.

АРЫС­ЛАН. Иҗади мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен уңайлы вакыт. Сез хәзер игътибар үзәгендә. Үзегез өчен бәйрәм оештыра, ял итә аласыз.

КЫЗ. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгыту, торак хәлен яхшырту хакында уйларга була. Кешегә нәрсә турында булса да хыялланырга һәм шуңа омтылырга кирәк.

ҮЛ­ЧӘҮ. Яңа танышлар табу мөмкинлеге арта. Бер урында гына утырмагыз, сәяхәткә чыгу, күргәзмә, семинарларда катнашу тормышка яңа бизәкләр өсти.

ЧА­ЯН. Кеше белән сөйләшкәндә сүзеңне үлчәп әйтергә кирәк. Уйламый ычкынган сүз низагка китерә ала.

УКЧЫ. Шәхси тормышта проблемаларны хәл итүне икенче көнгә калдырмагыз. Аннан соң булуы бар.

КӘ­ҖӘ­МӨ­ГЕЗ. Башкаларны тәнкыйтьли башлаганчы, үзеңә шул ук күзлектән карау яхшырак. Тормышта барысы да ияләшкән эз буенча бара.

СУ­КО­ЯР. Барысын төптән уйлагач кына, тормышка ниндидер үзгәреш кертергә мөмкин. Киләчәк уңышына нигез салу өчен хәзер тырышырга кирәк булачак.

БА­ЛЫК. Эштә киеренке, тыгыз вакыт булганлыктан, шәхси тормышка вакыт калмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев