Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Югары әзерлек режимы бетерелми

Халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыклары алдына шундый бурыч куйды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыклары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

ТР Президенты әйтүенчә, бүгенге көндә республика предприятиеләренең зур өлеше, ә нәкъ менә 90 проценты күпмедер дәрәҗәдә эшли инде. Алар тарафыннан санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кешеләр куркынычсызлыгын дөрес оештырганда эшне яңадан башларга мөмкин.

Шуның белән бергә республика башлыгы әлеге эшнең 6 майда узган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин әйткән бурычлар исемлеге кысаларында алып барылуына игътибар итте. Бу икътисадны торгызуга кагыла.

Рөстәм Миңнеханов битлек режимын саклау мөһимлеген аерым билгеләп үтте. Халык күпләп җыела торган урыннарда (кибетләр, җәмәгать транспорты) битлек һәм перчаткалар кию мәҗбүри булып кала. Үзебез турында гына түгел, тирә-юньдәгеләр турында да уйларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев