Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Юхан Гросс “Астра”да кунакта

Узган атнада "Астра" тернәкләндерү үзәгендә чит ил кунагын каршы алдылар. Бирегә вертикализатор дигән тренажерны уйлап табучы Юхан Гросс килде.

Гросс вертикализаторы ДЦП диагнозы куелган, мускуллар дистрофиясе һәм башка тайпылышлары булган балаларны тернәкләндерү өчен кулланыла. Уйлап чыгаручы "Астра"га инде икенче тапкыр килә. Ул монда аппаратны үзләштерергә ярдәм итә, аны нәтиҗәле куллану буенча файдалы киңәшләрен бирә.

Юхан Гросс - фигуралы шуу буенча дүрт тапкыр Эстония чемпионы, кышкы виндсерфинг буенча алты тапкыр дөнья чемпионы, тренер. Узган гасырның 70нче елларында ук ул һавада катлаулы координацион хәрәкәтләр ясау өчен тренажер уйлап таба. Соңыннан ул аны инвалид балалар белән эшләгәндә куллана башлый. Белгечләр әйтүенчә, вертикализатор ярдәмендә аякта тору сәләте 90 процентка яхшыра һәм хәтта ятып торган балалар да аякларына баса башлый.

Тернәкләндерү үзәгенә йөрүче 70 баланың 40ы вертикализатор белән шөгыльләнә. Тагын шундый ике аппарат сатып алу күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев