Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Юл фаҗигаләрендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны арту сәбәпле, Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хезмәт итүнең көчәйтелгән вариантына күчте

Июнь башыннан республикада 22 кеше юл корбаны булган.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе, юл фаҗигаләрендә һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр саны арту сәбәпле, хезмәт итүнең көчәйтелгән вариантына күчә.

башыннан республикада 22 кеше юл корбаны булган. Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре — каршы хәрәкәт полосасына чыгу, тизлек режимын бозу, җәяүлене бәрдерү, идарә итү хокукы булмаган килеш машина йөртү.

Дәүләт автоинспекторлары юлларда постларны көчәйтә, рейдлар үткәрә. 

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү мөһимлеге турында искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев