Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Юлда 13нче үлем-китем: Алабуга районында ир-ат һәлак булган

Алабуга районында машина йөртүче җәяүлене бәрдергән, нәтиҗәдә ир-ат һәлак булган.

Коточкыч юл фаҗигасе Поспелово авылы тирәсендә трассаның 1031 чакрымында булган. «Фольксваген Пассат» автомобиле белән идарә иткән 31 яшьлек шофер куркынычсыз тизлек сайламаган һәм тәүлекнең караңгы вакытында киемендә яктылыкны кайтара торган элементлар булмаган килеш тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан җәяүлене бәрдергән. Нәтиҗәдә, җәяүле ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук җан биргән. Әйтергә кирәк, бу безнең район юлларында 13нче үлем очрагы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев