Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ЮЛЛАР, ЮЛЛАР ГЫНА ДА ТҮГЕЛ

Район башлыгы Геннадий Емельянов үзенең кул астындагыларга комиссия белән шәһәрдәге барлык ишегалларын йөреп чыгарга һәм кайда юл катламын төзекләндерергә кирәклеген ачыкларга кушты.

Алабуга юлларын төзекләндерүгә республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 30 миллион сум акча бүлеп бирелгән. "Аларны кварталлар арасындагы юлларны рәтләүгә тоту, кирәк урында - машина кую урыннарын киңәйтү кирәк. Киләсе елда бөтен игътибарыбызны ишегалларына юнәлтәчәкбез, аларны беренче чиратта төзекләндерәчәкбез", - диде район башлыгы "эшлекле сишәмбе" вакытында.

Быел шәһәрнең аскы өлешендә һәм Нефтьчеләр пропектында тротуарлар барлыкка киләчәк. Балалар мәйданчыклары турында да сүз булды, аларны 15 урында урнаштырырга исәплиләр. Моңа ике ай вакыт үтәчәк. Геннадий Емельяновны бу ара канәгатьләндермәде. Соңгы көннәрдә төзү өлкәсе тарафына болай да шелтә яудырган башлык эшләрне тизрәк башкару өчен, чишелеш табарга боерды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев