Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Юридик ярдәм күрсәтелә

21 декабрьдә "Бердәм Рәсәй" партиясенең җирле бүлеге җәмәгатьчелекне кабул итә:

"Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне" үткәрелә. "Иллюзион" кинотеатрында халыкны кабул итү 8-16 сәгатькә кадәр булачак.

8-10 сәгатькә кадәр - адвокат Р. Салихов,

10-12 сәгатькә кадәр - адвокат М. Кулагина,

12-14 сәгатькә кадәр - адвокат И. Камалов,

14-16 сәгатькә кадәр - адвокат Е. Нефедов, шәһәр прокуроры урынбасары Р. Михеев.

Шул ук көнне гражданнарның нотариат сораулары буенча бушлай ярдәм алу мөмкинлекләре булачак. Халыкны урыннарда ТР Алабуга нотариаль округ нотариуслары кабул итәчәк:

Нефтьчеләр проспекты, 23 нче йорт - П. Кедров, тел.: 3-13-00

Нефтьчеләр проспекты, 29 нчы йорт - Р. Минһаҗева, тел.: 3-89-85

Казан урамы, 5 нче йорт - М. Нигъмәтҗанова, тел.: 7-08-86

Адвокатларга 3-48-10 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев