Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ЮРИСТЛАР БУШЛАЙ ЯРДӘМ КҮРСӘТӘ

29 сентябрьдә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге җәмәгать кабул итү бүлмәсе чираттагы Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм көне уздыра.

Халыкны кабул итү җәмәгать кабул итү бүлмәсендә ("Иллюзион" кинотеатры) сәгать 10нан 16 сәгатькә кадәр булачак:

- сәгать 10нан 12гә кадәр - Равил Салихов, адвокат, Россия юристлар Ассоциясе вәкиле; адвокатлар - Виктория Коровина, Фәнис Мөхәммәтдинов;

- сәгать 12.00дән 14.00гә кадәр - Линар Норуллин, ТР буенча суд приставларының Алабуга бүлеге башлыгы;

- сәгать 14.00дән 16.00гә кадәр - Ильяс Гәрәфиев, Алабуга шәһәр прокуроры ярдәмчесе.

Алдан язылу 3-48-10 телефоны буенча.

Шушы ук көнне гражданнар нотариат сораулары буенча бушлай ярдәм ала алалар. Халыкны кабул итүне сәгать 8дән 10га кадәр ТР Алабуга нотариаль округы нотариуслары алып барачак:

- Нефтьчеләр проспекты, 23 - Петр Кедров, 3-13-00;

- Нефтьчеләр проспекты, 29 - Раушания Мингазова, 3-89-85;

- Казан урамы, 5 - Марина Нигәмәдҗанова, 7-08-86.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев