Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ҮЗ МИЛКЕҢМЕ?

Шәхси транспорт кую урынын бүләк итәргә, сатарга, мирас итеп калдырырга мөмкин.

Росреестр хәбәр итүенчә, быел биш ай эчендә генә дә Татарстан Республикасы буенча 370 машина кую урынына милек хокукы рәсмиләштерелгән. Бу мөмкинлек 2017 елның 1 гыйнварыннан "Күчемсез милекне теркәү турында" яңа канунның (ФЗ-218) үз көченә керүеннән соң барлыкка килде. Шул рәвешле, машина урынын үз милке итеп рәсмиләштерүче гражданнар алга таба аны сата, бүләк итә, мирас итеп калдыра ала һ. б. Сүз җир астындагы һәм күпкатлы паркинглар турында бара, алар, торак йорт булмаган очракта, һәм башка бүлмәләрдән аерым торганда, мөстәкыйль объект итеп танылырга мөмкин. Машина кую урынын үзенеке итәргә җыенучыларның исенә төшерәбез, моның өчен кадастр инженерын чакырырга кирәк. Ул күчемсез объектның техник планын төзиячәк. Аннан соң машина урынын кадастр исәбенә кую һәм урынга хокукны теркәү турында гариза язалар. Гаризага техник план һәм хокукны раслый торган документлар, мәсәлән, төзүдә катнашу һәм тапшыру-кабул итү акты турында килешү теркәлә. Шулай ук 2мең сум күләмендә (физик затлар өчен) дәүләт пошлинасы түлисе. Исәпкә кую һәм милек хокукы 10-12 көндә рәсмиләштерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев