Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Забота» кушымтасыннан 5 меңнән артык татарстанлы файдалана

«Забота» сервисы «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырыла.

2021 елда Татарстанда халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча «Кайгырту» («Забота») дигән яңа платформа эшли башлады. 

«Кайгырту» ярдәмендә кулланучылар 13 социаль ярдәм чарасы турында мәгълүмат ала, шулай ук аларны алу өчен гариза бирергә мөмкин. Ел дәвамында мөмкин булган чаралар санын 15кә җиткерү планлаштырыла.

Түләү алу өчен гариза биргәндә, татарстанлылар 20 процент вакытларын экономияли алыр дип көтелә.

1 июньгә кушымта белән 5 меңнән артык кеше куллана.

Бүгенге көндә дәүләт хезмәте алу өчен гаризаны «Забота» суперсервисы ярдәмендә һәм Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев