Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Заман лидеры” агарту үзәге Рәсәй Федерациясенең Дәүләт Думасы дипломына ия булды

Алабугалылар шәһәр данын "Рәсәйнең милли казанышы" 7 нче сәләтле яшьләр Бөтенрәсәй конкурсында яклады.

Бәйге Мәскәүнең РФ Президенты эшләре идарәсе каршындагы балалар өчен ял йортында үтте. Конкурста 81 Рәсәй Федерациясе субъектыннан 1333 мәктәп укучысы һәм студент катнашты. Алабугадан конкурста 5 нче мәктәптән Гөлшат Җиһаншина һәм Анна Рыбакова, 1нче мәктәптән Дарья Белова, 6 нчы мәктәптән Евгения Пензина, Анна Митрофанова һәм Николай Григорьев катнашты. Егетләр һәм кызлар әзерләгән эшләрен күрсәтте, экспертлар һәм катнашучылар сорауларына лаеклы җавап бирде һәм 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев