Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Журналистларны М12 трасса төзелеше белән таныштырдылар

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Лаеш районы янындагы булачак Мәскәү-Казан автомагистрале урынына пресс-тур үткәрде.

М12 Мәскәү-Казан трассасының Татарстандагы территориясендә әлегә эшләр алып барылмый. Хәзер анда инженер-геология эзләнүләре бара, дип хәбәр итте автомобиль юлының сигезенче этап проекты җитәкчесе Виталий Агабеков. 
Агабеков сүзләренчә, бүгенге көндә биредә инженер-геология эзләнү эшләре үткәрелә. Шуңа күрә бу урынга тиешле материал һәм конструкцияләр китерәләр. Моның өчен янәшәдә сулык булу шарт, ди җитәкче. 
Сулыкта тулы куркынычсызлык булдыру максатыннан, монда тәүлек әйләнәсендә кизү торучы пост, сак хезмәте һәм коткаручылар булдыру планлаштырыла. Шулай ук бозга керү урынында плакатлар куелачак. 
«Бу зонада бернинди чара үткәрмәүне сорыйбыз. Боз кырыеннан 200 метрлы ара бик куркыныч», — дип ассызыклады подряд оешмасы вәкиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев