Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Зилә Вәлиева илнең Төп законына коммерцияле булмаган оешмалар роле турындагы төзәтмә ни өчен шулай мөһим булуын сөйләгән

Россия халкы пандемия башланганнан бирле коммерцияле булмаган оешмаларның һәм ирекле ярдәмчеләрнең ярдәмен тойды.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева илнең Төп законына коммерцияле булмаган оешмаларның роле турында төзәтмәләрнең нинди әһәмияткә ия булуын сөйләгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Зилә Вәлиева искәртеп үткәнчә, Россия халкы пандемия башланганнан бирле коммерцияле булмаган оешмаларның һәм ирекле ярдәмчеләрнең ярдәмен тойды. Бу чорда «Ярдәм янәшә! Без бергә» дигән акция кысаларында волонтерлар ярдәм күрсәттеләр. 
Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, коммерцияле булмаган оешмалар катлаулы икътисади вәзгыятькә эләгүләренә карамастан, башка кешеләргә ярдәм күрсәтүне дәвам иткән. Илнең Төп законына кертелгән төзәтмә мондый оешмалар эшенең әһәмиятлелеген, дәүләт ярдәме кирәклеген тануны аңлата. Шуңа күрә алар лаеклы урын алырга һәм үз эшләрен дәвам итәргә тиеш дип саный ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев