Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлегендә "Батырлык тартмасы" яңа уенчыклар белән тулыланды

Курчаклар, мини-бильярд, сикергечләр, буяу өчен рәсемнәр... Мондый байлыкны бу көннәрдә балалар өчен махсус кибеттә генә түгел, ә Үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлегендә дә күрергә мөмкин.

Бу күптән түгел генә биредә иганәчеләр һәм битараф булмаган кешеләр тырышлыгы белән “батырлык тартмасын” тулыландыру аркасында мөмкин булды. 50гә 50 сантиметр зурлыктагы тартма барлык бүләкләрне берьюлы сыйдыра алмады, әлбәттә. Хәйриячеләр уенчыкларны күп җыйганлыктан, әле бер капчык запас та калган. Хәер, бу озакка түгел, дип саный педиатрия бүлеге коллективы. Һәм менә ни өчен: “Батырлык тартмасы” акциясенең асылы шунда, кечкенә пациентлар медицина процедуралары үткәндә курыкмасын өчен, аларга тартмадан үзләренә ошаган теләсә нинди уенчыкны сайлап алырга тәкъдим итәләр. Бөтенләйгә. Әмма моның өчен ул батыр булырга, еламаска, табиблардан һәм уколлардан курыкмаска тиеш.

Бу акция дөрестән дә эшли, без моны үз күзебез белән күрдек. Мәсәлән, пациентларның берсе Рөстәм Зәкиевка бармактан кан тапшырырга туры килде. Малайның күзләренә инде яшь тула башлаган иде, ләкин шәфкать туташы аңа уенчык сайларга тәкъдим иткәч, ул шунда ук күз яшьләрен йотты һәм бер дә сынатмыйча процедураның тәмамлануын көтте. Уенчыкларның чыннан да батырлык бирүен бүлекнең башка пациенты Ева Шпак та раслады. Аңа табиб ярдәмчеләре ингаляция алдыннан шулай ук бүләк сайларга тәкъдим итте. Ева тартмадан пластмасса елан һәм кечкенә фонарь алды, һәм шунда ук, сикерә-сикерә процедураларга йөгерде.

Акция балаларда бик популяр, дип сөйләде педиатрия бүлеге мөдире Гөлсинә Гайсина.

Кечкенә балалар зур стресс кичерә, чөнки күп кенә процедуралардан – уколлар, анализлар, аеруча инвазив процедуралардан (мәсәлән, катетер урнаштыру. – Автор иск.) курка. Ә бу тартма аларга тынычланырга, кыю булырга мөмкинлек бирә. Дөрес, тартманың бер зур минусы бар – ул бик тиз бушый, дип билгеләп үтә Гөлсинә Гайсина. Шуңа күрә “Мәрхәмәтлелек планетасыинвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү үзәге коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Юлия Ищук җитәкчелегендәге акцияне оештыручылар барлык алабугалыларга да әлеге чарага кушылырга тәкъдим итә.

Алабугада “Батырлык тартмасы” проекты 2016 елдан бирле эшли. Бу –Мәскәүнең “Шәфкатьлеләр клубы” хәйрия фонды белән уртак проектыбыз. Бу уенчыкларны үз көчебез белән төрле хәйрия чараларында җыйдык, алар шактый күп җыелды. Әлбәттә, акциягә мөмкин кадәр күбрәк кеше кушылуын теләр идек. Чөнки бүлектә балалар күп, һәм тартма даими тулыландыруга мохтаҗ.

Оештыручылар да, медицина персоналы да әйтеп киткән бердәнбер таләп – уенчыклар яңа булырга тиеш. Бу хастаханә, һәм монда стерильлекне сакларга кирәк, дип аңлата алар. Әгәр дә акциягә кушылырга теләгегез булса, педиатрия бүлеге хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә аласыз.

 

БУ КЫЗЫКЛЫ

-“Батырлык тартмалары” беренчеләрдән булып Көнбатыш Европа илләрендә барлыкка килә башлаган. Россиягә бу идеяне “Тормыш бүләк ит” хәйрия фонды вәкилләре алып килә, аның лидеры – актриса Чулпан Хаматова.

 - Латвиядә “тылсымлы тартмалар” аеруча популяр. Анда ел саен дистәләгән мең уенчык җыела, алар яшь пациентларга медицина процедураларын күз яшьләреннән һәм куркудан башка кичерергә ярдәм итә.

- Медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре арасында бу идеянең тарафдарлары гына түгел, ә киресенчә, аны хупламаучылар да шактый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев