Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүгә әзерлекне яңадан башлап җибәргән

Яңа тавыш бирү көне 24 июнь булыр дип фаразлана.

Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә әзерлекне яңадан башлап җибәргән. Тиешле карарны РФ Үзәк сайлау комиссиясе бастырып чыгарган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Документ нигезендә, сайлау комиссияләре янә товарлар белән тәэмин итүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә, шулай ук сайлау комиссияләре әгъзаларына өстәмә хезмәт хакы түләү буенча бюджет йөкләмәләрен кабул итә ала.

Илнең төп законына төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнгән иде, әмма аны коронавирус пандемиясе аркасында соңрак вакытка күчерделәр.

Яңа тавыш бирү көне 24 июнь булыр дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев