Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Зур күләмдә акча урлау, үтерү белән янау – бер атна эчендә Алабугада нинди җинаятьләр кылынган

Узган атнада кизү бүлегенә 300 хәбәр килгән.

Мондый мәгълүматны полициянең җирле бүлекчәсендә бирделәр.
Авыр төргә караган бер җинаять теркәлгән. Салынган акча табышын арттыруны тәкъдим итеп, бер алдакчы 50 яшьтәге алабугалы хатын-кызның банк картасыннан 726 мең сум акчасын урлаган.
Уртача һәм авыр булмаган җинаятьләрдән:
- җиде караклык: өчесе кибетләрдән (гаеплеләр табылган), бакча йортларында дүрт караклык;
- дүрт алдакчылык. Бер җинаять «Туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте» схемасы буенча кылынган, 63 яшьлек алабугалы алдакчыларга 146 мең сум акчасын күчергән. Икенче алдакчылык очрагында авиабилет сатуда ялган интернет-сайт кулланганнар. Өченчесе — юлдашлар эзләү кушымтасы аркылы, 24 яшьлек шәһәрдәшебез, беркая да бармаган килеш, 3 мең 500 сум акчасын күчергән. Дүртенчесендә 51 яшьлек хатын-кызга акчаларын аның рөхсәтеннән башка алуларына юл куймаган булып эш иткәннәр, алар күрсәткән номерга 103 мең сум акча киткән;
- үтерү белән янауның бер очрагы, сәламәтлеккә җиңелчә зыян салуның ике очрагы;
- административ күзәтчелекнең тиешенчә үтәлмәве белән бәйле бер җинаять теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев