Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ЗУР ТӨЗЕЛЕШ

Алабуга районында быел 50 мең квадрат метр торак йорт файдалануга тапшырылачак. Бу хакта райбашкарма комитетында хәбәр иттеләр.

Гомуми күләмнән ике йорт “Социаль ипотека” программасы буенча сафка басачак – Автомобильчеләр урамында 81 фатирлы һәм “Танайка” микрорайонында 105 фатирлы. “Инвестицияле торак” программасы кысаларында Сөембикә урамында 3 каттан торган 36 фатирлы йорт, Меңьеллык урамында 24 фатирлы йорт төзеләчәк. Шул ук программа буенча Бакый Урманче урамында салыначак йортта 79 фатир булыр дип планлаштыралар. Аз катлы йортлар төзүдә 29139 квадрат метр торак мәйданы тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев