Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Зәйдә «Тәртип» радиосы эшли башлады

Зәйдә «Тәртип» радиосында җирле яңалыклар, мәдәни юнәлештәге программалар, музыкаль котлаулар яңгыраячак.

«Татмедиа» АҖ филиалы 88,0 FM ешлыгында эшләүче «Зәй-информ» татар телендә уникаль контент белән радио эшли башлады.

Эфирда тәүлек буе ретро-җырлар, алтын хитлар, классик әсәрләр, шулай ук сыйфатлы заманча музыка яңгырый. «Тәртип» радиосы үз тапшыруларында әхлак, тәрбия, рухи кыйммәтләрне алга сөрә. Мәдәният, сәнгать, тарих, татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге — программаларның асылын тәшкил итүче мөһим темалар!

«Тәртип» радиосында Зәйнең җирле яңалыклары, мәдәни юнәлештәге программалары, музыкаль котлаулар яңгыраячак.

Зәйдә чын татар музыкасы белән хозурланырга, мәгърифәтчелек программаларын, шәһәр һәм район яңалыкларын 88.0 FM ешлыгында тыңларга мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев