Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узды

Бүген шәһәр һәм район мәктәпләренең 9 һәм 11нче сыйныфын тәмамлаучы 1260 укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

Балалар өчен бу дулкынландыргыч, көтеп алынган һәм бераз моңсу да көн. 

1нче мәктәп чыгарылыш сыйныф укучыларын район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов котлады.

— Бүген, ниһаять, түземсезлек белән көткән көн килде. Алда — имтиханнар. Мин сезгә аларны лаеклы тапшырырга һәм теләгән уку йортына керүегезне телим. Үзегезнең кече ватаныгызны беркайчан да онытмагыз. Алабуга, Татарстан һәм Россияне яратыгыз, анда сез теләсә нинди үрләргә ирешә алачаксыз. Укыгыз, нәтиҗә алу өчен тырышып эшләгез һәм тормышта барысы да яхшы булачак, − дип мөрәҗәгать итте ул балаларга.

Шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларына котлау сүзләре белән 1нче мәктәп директоры Рәмзия Оленева, аларның сыйныф җитәкчесе һәм беренче укытучылары мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев