Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада җәмәгать транспорты эше яхшырган

Шәһәр-районда транспорт эшен яхшыртуга бәйле сораулар белән 3-81-16 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Инфраструктура үсеше бүлеге җәмәгать транспортының ничек эшләвен тикшерүне дәвам итә.

Ачыклауларынча, вәзгыять яхшы якка үзгәрә бара.

− 25 сентябрьдән 8 октябрьне дә кертеп, соңгы чыгыш ясау вакытына транспорт йөреше 47-50 процент булса, бүгенгә ул 81,3 процентка җитте. Уңай үзгәреш бар. Эшне дәвам итәбез, − дип белдерде шәһәр киңәшмәсендә райбашкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Эдуард Гаязетдинов.

Район башлыгы урынбасары Олег Колпаков моңа системалы эшләү ярдәм итүен әйтте.

− Җәмәгать транспорты буенча башкарма комитет тарафыннан зур эш алып барыла. Каты күзәтсәң, йөртүчеләр белән эшләсәң, маршрутларга кагылышлы эшнең яхшыруын күрәбез, − диде ул. 

Әйтергә кирәк, районда бүген 23 маршрут: 13е шәһәрдә, 2 се вакытлыча эшли торган, 8е − шәһәр яны маршрутлары. Автопаркта — 50 машина.

Шәһәр-районда транспорт эшен яхшыртуга бәйле сораулар белән 3-81-16 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев