Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда 8 миллион сумлык ике «Кванториум» технопаркы барлыкка киләчәк

Мобиль парк Яр Чаллы һәм Алабуга стационар технопарклары базасында булдырыла.

Татарстанда 8 миллион сумлык ике күчмә «Кванториум» технопаркын булдырырга планлаштыралар. ТР Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарны раслаган. 
Күчмә станция 1,54 млн сумлык «Газель-Некст», 1,8 млн сумлык Buisness Van трейлерыннан гыйбарәт. Бу суммага страховка, кышкы шина, фаркоп, автоны брендлаштыру, җиһаз һәм стоянка өчен исәпләнгән 587 мең сум да өстәлә. 
«Без әлегә планлаштырабыз гына. Бәлки бу «Газель» яки «КАМАЗ» булыр. Аларны инде быелдан ук эксплуатациягә кертергә ниятлибез», — хип хәбәр итәләр Әлмәт шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында.
База эчендә «Кванториум» балалар технопаркына хас булган эш өстәлләре һәм җиһаз куелачак.
Күчмә технопарклар Алабуга, Минзәлә, Мендлеевск, Зәй, Сарман, Актаныш, Әгерҗе, Түбән Кама, Әлмәт, Мамадыш һәм Чистай районнарына хезмәт күрсәтер дип көтелә. 2020 елда аларда ике меңнән артык балага белем бирергә планлаштырыла. 

Фото: tatarstan.ru архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев