Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тагын 2 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 101 очрагы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 36 кеше хастаханәгә озатылган, 65 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 46, Чаллыда — 16, Чистайда — 7, Нурлатта — 6, Азнакайда — 4, Тукай районында — 3, Биектау, Алабуга, Питрәч һәм Тәтеш районнарында — икешәр, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Кукмара, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Саба районнарында берешәр кеше йоктырган.

13 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 28 136 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 23 843 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 110 кеше.

Барлыгы 1 151 862 кешегә прививка ясалган. Шулардан 972 564 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев