Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар 2019 елның иң яхшы комбайнчылары арасына керде

Июль аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелә торган “Иң яхшы комбайнчы-2019” республика конкурсы игълан ителде.

Конкурста барлыгы 1464 аграр-сәнәгать комплексы хезмәткәре катнашты, шул исәптән 1307 комбайнчы бөртекле культураларны суктыруда һәм 147 механизатор бөртекле культураларны чабуда эшләде. 2019 елгы урып-җыюда иң яхшы комбайнчылар арасында – “Яңа Юраш” агрофирмасы хезмәткәрләре Александр Овчинников, Тимур Хәмидуллин, Илсур Шәйдуллин, Эльвир Гатауллин, Александр Журавлев, Илья Ремняков, Руслан Хәмидуллин.

Конкурста 500 белгеч җиңүче булды. Урып-җыюда иң зур нәтиҗәләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәк. Чабу мәйданының күләменә карап, 20 механизатор 60 мең сумлык премия алачак. Шулай ук конкурс нәтиҗәләре буенча районнарда 200 иң яхшы комбайнчының казанышларын 35әр мең сум премия белән билгеләп үтәчәкләр. Бүләкләү республиканың муниципаль районнарында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев