Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Муниципаль хезмәткәрләр быел тәртип бозмаган

Алабугада ришвәтчелеккә каршы тору эше буенча комиссия утырышы булды.

Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгының ярдәмчесе Ольга Ильина чыгышында җирле үзидарә органнарында, шул исәптән 15 авыл җирлегендә норматив хокук актларының муниципаль хезмәт һәм коррупциягә каршы тору турында гамәлдәге законнар белән тәңгәлләштерелгәнен әйтте. Муниципаль хокукый актларның 350 проектына карата ришвәтчелеккә каршы экспертиза үткәрелгән.

Коррупциягә юл куймау чараларының берсе булып муниципаль хезмәткәрләрнең үзләренең, ир яисә хатыннарының һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, милеге һәм милек төрендәге йөкләмәләренең ачыклыгы һәм тулылыгын тикшерү тора.

АМР Советының кадрлар хезмәте бирелгән мәгълүмәтне анализлый. Әйтергә кирәк, 34 муниципаль хезмәткәрнең 22се, мәгълүмәт тапшырганда тәртип бозган өчен, искәртү алган.

- Муниципаль хезмәткәрләр эшмәкәр яисә коммерциячел оешмаларны гамәлгә куючылар түгелме, Федераль салым хезмәте шуны ачыклый, чөнки бу закон белән тыела. Махсуслашкан программада быел барлык муниципаль хезмәткәрләр дә тикшерелде, тәртип бозулар табылмады, - дип өстәде Ольга Ильина.

АМР Контроль-исәп палатасы рәисе Ольга Доронина әйтүенчә, быелның алты елында 12 тикшерү булган, шуларның 8е - бюджет чараларын тотуны тикшерү буенча; ачыкланган тәртип бозуларның гомуми күләме 30 миллион сум тәшкил итә.

Андый тикшерүнең бурычларыннан берсе - бюджет чараларын хәл итүдә вазифаи затларның шәхси кызыксыну очракларын ачыклау. Мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау максатында үткәрелгән тикшерү чаралары барышында оешма җитәкчесе һәм аның кул астында эшләүчеләр арасында туганлык бәйләнешләрен тикшерүгә аеруча игътибар бирелә.

Ольга Доронина шулай ук тикшерү вакытында күзәтелгән тәртип бозулар хакында сөйләде. Мәсәлән, арендага бирелгән милекне бюджет чаралар хисабына тоту очрагы ачыкланган. Аренда килешүе төзелмәгән, нәтиҗәдә бюджетка табыш керми. Тагын бер кимчелек - кайчагында бирелгән килешүләр буенча арендага нинди бүлмә бирелгәнен белү, аннан файдалануның вакытын ачыклап булмаганлыктан, арендага биреп торудан алынган керемне тулысынча тикшерү мөмкин түгел.

Еш кына РФ Бюджет Кодексының 34 маддәсе бозыла, ягъни муниципаль милек файдаланылмый яисә кирәгенчә файдаланылмый, бу муниципаль милекне нәтиҗәсез файдалану була.

Тикшерү материаллары Алабуга шәһәр прокуратурасына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев