Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

QR-код: сертификатны ничек алырга?

11 октябрьдән кергән яңалык барлык татарстанлыларга кагыла — кайбер учреждениеләргә хәзер QR-код буенча гына кереп була. Аны коронавирустан тулы вакцинация үткән кешеләр генә алырга мөмкин.

11 октябрьдән кергән яңалык барлык татарстанлыларга кагыла — кайбер учреждениеләргә хәзер QR-код буенча гына кереп була. Аны коронавирустан тулы вакцинация үткән кешеләр генә алырга мөмкин. 

Шуның белән бәйле сорауларга җаваплар урнаштырырга булдык. 

Вакцинация узу турында сертификатны ничек алырга?

Вакцина ясату пунктында СНИЛС күрсәтегез. Сезнең турында мәгълүматны вакцинацияләнгән затлар исемлегенә кертәчәкләр.

Тулы вакцина узганнан соң электрон сертификат Дәүләт хезмәтләре кушымтасында һәм Дәүләт хезмәтләренең «СТОП Коронавирус» кушымтасы порталында пәйда булачак.

Вакцинация узу турында сертификатны каян табарга?
Дәүләт хезмәтләренең «СТОП Коронавирус» кушымтасыннан тыш, аны сертификат күрсәтелгән биттә ачып яисә «вакцинация» сүзе буенча эзләп табарга мөмкин.

Сертификат хисап язмасы расланган кешеләрдә генә барлыкка килә.

Сертификат күпме арада әзер була?

Сертификат вакцинация тәмамлануга бер тәүлек эчендә килә.

Медицина оешмасының һәм прививка ясаткан урынның үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, бу чик берничә көн тәшкил итәргә мөмкин.

Сез сертификатны күрмисез икән, моның берничә сәбәбе булырга мөмкин:
— сезнең СНИЛС регистрда күрсәтелмәгән;
— медицина оешмасы сезнең мәгълүматны регистрга кертмәгән яисә хата киткән;
— беренче прививка вакытында Дәүләт хезмәтләрендә хисап язмагыз расланмаган булган;
— вакцинация узучының көндәлегенә кереп, вакцина ясату очрагын расламагансыз.

Сертификат алмаган булсагыз, нишләргә?

Вакцина ясаткан урынга яисә 122 «кайнар элемтә» телефоны буенча регистрда теркәлүегезне тикшереп мөрәҗәгать итегез.

СНИЛС һәм туган көнегезне тикшерегез. Мәгълүмат дөрес булса, медицина оешмасыннан мәгълүматны регистрга яңадан җибәрүләрен сорагыз.

Прививка турында сертификат кайчан килә?

Ике өлештән торган вакцина ясатсагыз, электрон сертификат икенче прививкадан соң килә. Беренче прививкадан соң Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетыгызга вакцинация үткәрү турында хат килергә тиеш — анда көне, беренче өлеше ясалган урын, доза күрсәтелә һәм күзәтү көндәлеге тутырып барырга тәкъдим ителә. Икенче привикадан соң сертификатка сылтама белән хат килә.

Бер компонентлы вакцина ясаткан очракта, сертификат белән QR-код прививкадан соң ук килә. Почтага һәм Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетка сертификатка сылтама белән хат килә.

Авыруны кичергән кешегә ничек QR-код алырга?

Әгәр соңгы 6 айда коронавирус белән авырган булсагыз, һәм сезнең турыда мәгълүмат авыручыларның федераль регистрына кертелгән икән, сез авыру кичергәнлеккә сертификат аласыз.

Әгәр дә авырып, табибка мөрәҗәгать итмәсәгез яки авыру симптомсыз булса, кичерелгән авыру турында QR-код ала алмаячаксыз.

Антитәнчекләргә тест нәтиҗәсе яисә авыруның сүзе буенча диагноз QR-код яки сертификат алу өчен нигез була алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев