Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан синоптиклары һава торышы начарлануы турында кисәтә

Иртәгә көндез Татарстан буенча 1-6 градус салкын була.

26 декабрьдә көн ахырына кадәр һәм 27 декабрьдә төнлә Татарстан буенча урыны белән 15-20 м/с тизлектә көчле җил булуы көтелә. Бу хакта бүген ТР синоптиклары игълан иткән һава торышы начарлануы турында кисәтүдә әйтелә.

Иртәгә көндез ТРда бөтен җирдә диярлек, кар явуы көтелә.

Көндез Казанда 1-3 градус, Татарстан буенча 1-6 градус салкын була.

28 декабрьгә каршы төндә шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы булуы, кар явуы көтелә, термометр баганалары 6 градус салкынны күрсәтәчәк.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев