Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда иртәгә яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Республикада алмашынучан болытлы һава булачак.

Иртәгә, 23 июньдә, Татарстанда уртача җылы һәм шул ук вакытта тотрыксыз һава торышы саклана. Һава шартларының янә бозылуы көтелә, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

Республикада алмашынучан болытлы һава булачак. Урыны белән төнлә дә, көндез дә яңгырлар явуы һәм яшен яшьнәве ихтимал.

Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Яшенле яңгыр вакытында җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәер, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Төбәктә төнлә һава температурасы +11..+16 градус (Татарстан башкаласында — +13..+15 градус) тәшкил итәчәк. Тәүлекнең якты вакытында һава +19..+24 градус, ә республиканың көнчыгышында 28 градуска кадәр җылы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев