Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2016 елда беренче татарстанлы Алабугада дөньяга килә

Яңа елның беренче көнендә Алабугада дөньяга аваз салган беренче сабый - ир бала. Ул 1 гыйнварда 00.30 минутта дөньяга килә.

Яңа туган бәләкәчнең буе - 53 сантиметр, авырлыгы - 3 килограмм 278 грамм.
Безнең арттан Яр Чаллы шәһәре бара. Анда 01.28 сәгатьтә кыз бала, тууын белдереп, яңгыратып тавыш биргән. Нәни кызчыкның авырлыгы - 3300 грамм, ә озынлыгы - 51 сантиметр. Яңа ел төнендә Яр Чаллының перинаталь үзәгендә барысы 3 сабый дөньяга килгән. Сүз уңаенда әйтсәк, 31 декабрьдә безнең ут күршебез булган калада 7 000нче юбилей санлы баланы кабул итеп алганнар.
Казанда 2016 елда туучылар исәбен башлап җибәрүче шулай ук кыз бала булган. Аның туу вакыты 1.44 сәгатьтә теркәлгән. Кечкенә кыз 2760 грамм авырлыкта туган, дип хәбәр иттеләр Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы sntat.ruда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев