Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2017 елда Яңа ел каникулларында ничек ял итәбез

Яраткан кышкы бәйрәмебезне 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төнлә каршы алсак та, без аңа 31 декабрь иртә таңнан әзерләнә башлыйбыз.

31 декабрь көнне РФ Хезмәт кодексының 95 матдәсенә таянып, эш көне бер сәгатькә кыскара. 2016 елның 31 декабре шимбәгә һәм күпләр өчен ял көненә туры килгәнлектән, бу көнне атнасына алты көн эшләүчеләр генә эшләячәк.
Россиялеләр 2016 елның 31 декабрь көнендә ял итә башлый һәм бу яллар бер атна дәвам итеп, эшкә һәм укуга 2017 елның 9 гыйнварында чыгарга кирәк булачак. 31 декабрьне санап, тулы 9 көн ял итәчәкбез. Бу вакыт аралыгында күп нәрсәгә: иң мөһиме яңа елга көч тупларга, яңа үрләр яуларга җитешергә була. Кызганычка каршы, бу озын яллар бар кешегә дә түгел, мәсәлән, сәүдә өлкәсендәге хезмәткәрләр эш урыннарына инде 2 гыйнварда ук чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев