Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

700дән артык алабугалы 13 сентябрьдә беренче тапкыр тавыш бирәчәк

13 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә, Алабугада һәм Алабуга районында 134 сайлау округы эшләячәк. Алар 61 мең 249 кешене кабул итәчәк, алар арасыннан 708 кеше тавыш бирүдә беренче тапкыр катнашачак.

Территориаль сайлау комиссиясендә, сайлау көнне буталчыклык килеп чыкмасын өчен, шәһәр һәм районда яшәүчеләрнең тавыш бирү өчен үз участокларын ачыклауларын сорыйлар. "Узган сайлаулар вакытында исемлектә фамилиясе булмаган кешеләргә яки башка мәхәлләгә, башка йортка күчүчеләргә дә моны эшләү бик мөһим",- дип өстәделәр территориаль сайлау комиссиясендә. Хәер, үзеңнең сайлау участогы координатларын http://www.cikrf.ru/uiksearch/ сылтамасы буенча карап та ачыкларга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 13 сентябрьдә татарстанлылар ТР Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең сайлап куелучы органнарына депутатлар сайлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев