Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

8 июль – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Хөрмәтле алабугалылар! Сезне гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм! Безнең илдә бу бәйрәм гаилә бәхетен, гаилә тугрылыгын һәм мәхәббәтне чагылдыра.

Тугрылыклы һәм бер-берсен яратучы ир белән хатын булу - берни белән дә чагыштырып булмый торган бәхет кенә түгел, ул әле зур җаваплылык та. Гаилә - мәхәббәт һәм хөрмәт чыганагы. Ул - ныклы йорт, сәламәт балалар һәм оныклар, безнең ышанычыбыз һәм ныклы терәгебез, ул - безнең иң кадерле нәрсәбез. Бары тик гаиләдә, якыннар белән аралашуда без көч алабыз, алга таба яшәүгә рухланабыз.

Гаилә - рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне, милли мәдәниятне һәм буыннарның тарихи бәйләнешен саклый.

Безнең һәрберебез өчен бу көн якыннарыбызга, туганнарыбызга, әти-әниләр һәм балаларыбызга игътибар бирү, үзеңне ныклы һәм чиксез бәхетле гаилә итеп тояр өчен яхшы сәбәп булуын телим.

Бу матур көнне сезгә, хөрмәтле алабугалылар, ныклы сәламәтлек, рухи ныклык, барлык башлангычларыгызда уңышлар, бәхет һәм иминлек телим!

Г. Е. Емельянов,

Алабуга районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев