Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Афәрин!

Эдуард Полянцев истәлегенә багышланган хоккей турнирында Алабуганың "Көмеш бүреләр" командасы җиңде.

Гадәттә "Көмеш бүреләр" шөгыльләнә торган залда "Чаллы" (Яр Чаллы), "Ижсталь" (Ижевск), "Олимп" (Мамадыш), "Юрматы" (Салават, Башкортостан), "Лис Айс" (Киров) хоккей клублары да үз көчләрен сыный алды.

Турнир юл фаҗигасендә һәлак булган "Көмеш бүреләр" командасы хоккейчысы Эдуард Полянцев истәлегенә багышлап үткәрелде. Иң яхшы команданы билгеләү өчен көн саен бозда 9-10 яшьлек яшь спортчылар ярышты.

Турнирның нәтиҗәсе соңгы матчка кадәр билгесез булды. Нәтиҗәдә, Чаллы командасы өченче урында, Ижевск хоккейчылары икенчедә, ә "Көмеш бүреләр" уенның лидерлары булды. Спортчыларга турнирның алтын медален һәм кубогын Эдуард Полянцевның әтисе һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев