Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга балалар бакчаларына 8 миллионлык җиһаз бүләк иттеләр

Үз вакытында балалар бакчасында нинди уенчыклар белән уйнаганыгызны хәтерлисезме? Бүгенге көндә, менә хәзер шәһәребез балалар бакчасына йөрүче кызлар һәм малайларга бу сорауны ерак киләчәктә бирсәләр, алар "Бездә барысы да иң шәбе булды!" дип җавап бирәчәк.

Менә инде ике атна дәвамында Алабуганың 40 балалар бакчасына (24 - шәһәр һәм 16 - авыл бакчасы) 8,7 миллион сумлык җиһаз кайтартыла. Әлеге акчалар район башлыгы Геннадий Емельянов карары нигезендә бүлеп бирелде.

- Безнең балалар бакчаларына кайта торган җиһаз арасында савыт-саба да, урын-җир җәймәләре дә, тастымал һәм матрацлар, мебель, спорт җиһазлары, компьютер, музыкаль үзәкләр, проектор һәм тагын бик күп башка әйберләр бар. Заманча уку-укыту әсбапларын аерып әйтсәң дә комачауламас. Ә йомшак уенчыклар - балалар өчен аерым куаныч булды, - дип уртаклашты безнең белән мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Татьяна Исламова. - Әйберләр моннан бер атна элек кайта башлады, алар һәр бакчаның теләген исәпкә алып бүленде. Эшебезнең нәтиҗәсен күрү бик куанычлы, әлбәттә. Яңа ел алдыннан бу бик игелекле һәм яхшы гамәл.

Һәм бу эшнең нәтиҗәсен күреп кайту максаты белән без 34 нче "Салават күпере" балалар бакчасына бардык. Мондагы балалар үзләренең яңа уенчыклары турында бертуктаусыз сөйләде, хәтта яңа йөгерү тренажерында шөгыльләнеп тә күрсәттеләр.

- Безнең өчен бу чыннан да бик зур бүләк, шуңа күрә бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә, - дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Сөмбел Шәймарданова. - Бакчага кирәк булган бөтен нәрсәне алып килделәр. Безгә уенчыклар, йомшак модульләр, савыт-саба, бассейн һәм спорт залы өчен җиһазлар, шкафлар, өстәл һәм урындыклар китерделәр, хәтта вело- һәм йөгерү тренажерлары да бар.

Алабуга балалар бакчаларын шундый тулы масштабта җиһазлар белән инде күптәннән тәэмин иткәннәре юк иде. Әлеге проект - үтеп баручы елны лаеклы озатуның бер үрнәге.

Диләрә САБИТОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев