Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга блогеры бушлай тарату өчен саклагыч битлекләр тегә

Хәзер Алабугада яшәүче һәр кеше диярлек даруханәләрдә шәхси саклану чаралары – битлекләр булмау проблемасы белән очрашты.

Аларны тегүгә предприятие хезмәткәрләре, ателье, шәхси эшмәкәрләр, шулай ук гади кешеләрнең дә күбесе алынды. Шәһәрдә танылган блогер Дионис Король битлек сатып алырга мөмкинлеге булмаган кешеләргә ярдәм итәргә булган. Битлекләрне ул үзе тегә, шулай ук өйдә тегүче ирекле ярдәмчеләр булыша, бергәләп алар саклану чараларын мохтаҗларга бушлай өләшергә әзер.

Безнең хәбәрчебез аны мондый гамәлгә нәрсә этәргәнен белде.

Дионис, мондый идея ничек туды?

– Сез аңлыйсыздыр, бүгенге көндә даруханәләрдә битлек табып булмый, шуңа күрә, өй шартларында битлекләр тегүне оештыра алсам, алабугалыларга файда китерә алырмын, дип уйладым. Минем идеяне социаль челтәрләргә язылучылар да хуплады.

Үзең тегәсеңме? Яки синең ярдәмчеләрең бармы? Материалны кайдан аласың?

– Әйе, электр тегү машинасы бар. Кайчандыр әбидән калган иске кул машинасы урынына алдым. Кечкенәдән тегә беләм. Безнең гаиләдә бу ашарга әзерләү кебек үк кирәкле күнекмә дәрәҗәсендә булды. Стереотиплар буенча, бу хатын-кыз эше, тик минемчә, үзизоляция вакытында өйдә кул кушырып утырганчы, файдалы эшкә алыну – яхшы фикер һәм моның белән кешеләргә файдалы да булырга мөмкин. Шулай ук тегәргә миңа ике кыз ярдәм итә, алар чакыруымны кабул итте. Мине хуплаучылар арасыннан кемдер тегү өчен кирәк булган бөтен әйберне сатып алуга акча, кемдер материал бүлеп бирде. Дөрес, тегүдән баш тартучылар да бар иде, әмма яхшы кешеләрнең бу эшкә кушылулары сөендерә. Тик шундый күңелсез мизгел бар: пандемия вакытында күпләр баерга булган. Бу хәлдән файдаланып, резинкалар, җепләр һәм тукымалар сатучы кибетләр бәяне арттырды. Бер яктан, мин аларны аңлыйм, тик, икенче яктан, без моны үзебезгә түгел, ә мохтаҗ кешеләр өчен сатып алабыз бит. Сүз уңаеннан, битлекләр төрле категория кешеләргә исәпләнгән – ирләр, хатын-кызлар, шулай ук балалар өчен.

Ничә данә битлек тегәргә планлаштырасың? Аларны кайда һәм кайчан таратачаксыз?

– Әлегә 50ләп данә битлек тектек. 100 данә булганчы тегәчәкбез һәм аннары таратачакбыз. Өстәвенә, бушлай. Тарату 12 апрельгә, Тынычлык проспекты буенча 25нче йорт янында сәгать 12.00дән 13.00гә кадәр планлаштырылган. Кемгәдер өйгә китереп бирергә кирәк икән, андый мөмкинлек тә бар. Кешеләр битлеккә мохтаҗ булганда, аларны тегәчәкбез.

Дионис Король фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев