Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга боксчылары яңа бина сорый

Район башлыгы Рөстәм Нуриев алабугалыларны шәхси сораулар буенча кабул итте. 

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевның шәхси кабул итүе сишәмбе көнне узды. Бокс клубы директоры Юрий Барсуков спортчыларга бина бүлеп бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Бу проблема инде күптән бар һәм хәзерге вакытта ул хәл ителә. Мәсәлән, «Иллюзион» кинотеатры бинасында буш урыннар бар.

Светлана Бурмистрова Яңа (Новый) бистәдә («Радужный» дача коммерцияле булмаган партнерлыгы) юллар төзү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Аңа хәбәр ителгәнчә, быел түбәндәге эшләр башкарылачак: керү юлыннан Мәрҗани урамына кадәр тротуар, бистәгә керү юллары. Юлларны грейдер белән тигезләргә булганнар.

Икмәк шәһәрчегендә яшәүчеләр су белән начар тәэмин ителүгә зарланды. Йортларда ул бар, ә менә бакчага су сибү өчен алар суны урам колонкасыннан алалар. Водоканал вәкиле аңлатканча, бу колонкада законсыз кушылулар ачыкланган, ягъни халык суны бушлай кулланган. Мәсьәлә шәһәр җитәкчелеге тарафыннан контрольгә алынды, тикшереләчәк.

Нефтьчеләр проспекты буенча 44нче йортта яшәүче ханым үз ишегалдын төзекләндерүгә шикаять белән килгән. Үз сорауларына җавап алгач, ханым җитәкчеләргә эшләре өчен рәхмәт белдерде, шул исәптән йорт ишегалларында законсыз корылмалар сүтелгән өчен дә. «Бу сарайларны җыештырганыгыз өчен рәхмәт, хәзер ишегалларында бу тәртипсезлек юк», — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев